Мәктәп тарихы
Күшәр авылында Октябрь революциясенә кадәр һәм революциядән соң балаларны мәдрәсә бинасында укытканнар. 1933-34 елларда ике бүлмәле, коридоры булган яңа агач мәктәп салына. Анда башлангыч сыйныфлар укый.
1938 елда авылдагы мәчет һәм байлар йортларыннан ике катлы агач мәктәп салына. Ул Күшәр җидееллык мәктәбе дип атала. Аның директоры булып Баязитов Гыйлемхан эшли. 1940-41 елларда директор булып Түбән Шашы авылы кешесе Лотфуллин Хуҗи тора.
1965 елда "Искра" колхозы идарәсе яңа мәктәп салу турында карар кабул итә. Бу кирпечтән салынган яңа мәктәп 1966 елның 10 ноябрендә файдалануга тапшырыла. Бу уку елында Күшәр мәктәбендә барысы 182 укучы исәпләнә. Мәктәптә барлыгы 11 укытучы эшли. Мәктәп директоры- Хуҗин Радик, завуч- Сафина Хавария, өлкән пионервожатый- Фәттәхова Наҗия була.
Хәзерге вакытта мәктәптә 68 укучы укый, аларга 17 педагог белем бирә.
2006 ел
1934 ел
1938 ел
1965 ел
ү
|