Кушарская основная школа
Форма входа
Категории раздела
Творчество выпускников [7]
Главная » Статьи » наши выпускники » Творчество выпускников

Наша поэтэсса
 Рузия Камаева-поэтэсса. 2003 году вышла ее книга "Корзина полна ягод" (стихи на татарском языке). О жизни и творчестве Рузии Камаевой скажут вот такие строки знаменитого поэта республики Госмана Сада:

Күңеле көмеш чишмә

Матурлыкны безгә гүзәл затлар — аналарыбыз һәм сеңелләребез, җиңгиләребез һәм әниләребез бүләк итә. Хатын-кызнын кулы гаҗәеп тылсым көченә ия: ул утырткан гөлләр тиз арада чәчәк ата, аның кулы кагылып узса җансыз нәрсәләргә дә җан керә, өй җыештырса бөтен йорт яктырып китә, бүлмәләргә нур тула. Безгә хатын-кызлар бүләк иткән матурлыкның, игелекнең исәбе дә, хисабы да юк.

Кадерле укучым, шушы нәни генә китапны кулыңа алгач, син янә бер матурлык белән очрашырсың. Адәм баласы күңелендә яралып, ап-ак кәгазь битенә энҗедәй тезелгән шигъри матурлык белән. Ул шигырьләр үзләренең самимилеге, ихласлыгы белән синең күңелеңне җәлеп итәрләр. Әйтик, мондый юлларны җаннарында мөлдерәмә тулы сөю хисе ташыган кызлар гына иҗат итә аладыр, мөгаен.

Йолдыз шәл ябынган төннәреңдә

Серең түкмә тиң түгелеңә.

Кыз баланын күңеле — көмеш чишмә,

Әзер тора ти-з түгелергә.

Дөньяга шигъри күз белән багып, һәрнәрсәдә матурлык күрә белүче Рузия Камаеванын үзенең күңеле дә әнә шул көмеш чишмә кебек саф хисләрдлән ташып тора. Болай гына дип әйтү аз: аның бөтен йөрәге янудан гына тора. Әнә шундыйлар гына

Янып торган йөрәккәемне тураклап

Сипсәм, күкләр йолдыз белән тулыр иде, — дип әйтә аладыр.

Китап авторының тәрҗемәи хәленә күз төшерсәк, аның бөек шагыйрьләр, мәшһүр әдипләр иле — Арча-Әтнә төбәгеннән булуына игътибар итәсең. Рузия 1962 елның 1 сентябрендә — Белем көнендә искитмәле матур авылдан саналган, Ашыт елгасы ярында урнашкан Күшәр авылында дөньяга килә. Башка балалардан берние белән дә аерылып тормый: Ашыт елгасында коена, дуслары белән җиләк җыярга йөри, җәйге аяз кичләрдә йолдыз тулы күкне күзәтә. Авыл мәктәбендә укый, урта мәктәпне Олы Әтнәдә тәмамлый.

Шәфкать туташы булырга хыяллана. Шул изге ният белән 1979 елда Казан медицина училищесына укырга керә. Шушы урында ләкин дияргә туры килә. Укуын аңа тәмамларга насыйп булмый. Юл һәлакәтенә юлыгып, гомерлек инвалид булып кала. Әйе, бәла-каза агач башыннан йөрми шул, адәм башыннан йөри. Никадәрле кыенга, авырга туры килгәнен бер Ходай белән Рузия үзе генә беләдер. Әмма ул язмыш каршында сыгылып төшми, төшенкелеккә бирелми. Яшәүнең матурлыгын чигешләрдә күрә. Аның кул эшләрен күреп сокланмаган кеше сирәктер. Әнә шушы чигешләренә охшатып, хисләрен шигырь юллары итеп үрә.

Сөендергәне шунда, Рузия иҗатка бик тә таләпчән килә. Әлбәттә, барлык шигырьләре дә коеп куйган кебек дисәк, арттыру булыр. Вәләкин шагыйрә Рузия Камаева бөтен күңелен биреп, җан җылысын кушып иҗат итә.

Син — минем күңел байлыгым,

Мин сине эзләп таптым.

Тырыска тулган җиләк күк,

Бөртекләп җыеп яттым.

Монда барысы да сыйган. Алтынны да бөртекләп җыялар. Алтынга тиң сүзләрне дә бөртекләп, берәмтекләп тезәләр.

Мин шуңа өметләнәм: Рузия Камаева якты, самими, ихлас, җылы шигырьләре һәм, әлбәттә, яна китаплары белән безне күп тапкырлар сөендерер әле Аллаһы боерса!

Госман САДӘ.
стихи: /ruz..shs
Категория: Творчество выпускников | Добавил: kushar2 (23.01.2009)
Просмотров: 1467 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 филсина  
0
Авылыбызнын куренекле шагыйре бит кл рузия апа!!!!!!!!!!!!!)))))))))))))))))

Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024 Бесплатный хостинг uCoz