Кушарская основная школа
Форма входа
Категории раздела
Новости школы [12]
Поздравления [2]
праздники, день рождения, победы вконкурсах

Тормыш дигән озын юллар буйлап

Адаштырмый бару өчен әйдәп

Акыл, әхлакъ, белем нигезләрен

Барысын бергә туплап бирә Мәктәп.

                  Рүзия Камаева

    
  Нинди генә мәктәпне алсак та, аның уңышлы эшенең
төп күрсәткече- чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу яшь егет һәм кызларда укытучыларының белемнәре, тормыш тәҗрибәсе. Бәлки алар һаман балалардыр да, ләкин әледән үк тормыш мәктәбенә әзерләр, әледән үк үз алларында дистәләгән юл, йөзләгән ишек күрәләр. Кайсы гына юлны сайласалар да без шуны ачык беләбез: мәктәп еллары, укытучылар аларның хәтерендә якты хатирәләр булып мәңгегә калачак.Мәктәп һәм укытучылар өчен һәр сыйныф үзенчә матур, үзенчә кадерле...Безнең мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныфына багышланган биткә рәхим итегез.

 

Без сыйныфыбызда барысы 7 укучы: 3 егет һәм 4 кыз.Классыбызның исеме –" Яшьлек”.Шуның өчен дә без бу битебезне "Яшьлек – кабатланмас мизгел!” дип атадык.Сыйныфыбыз бик дус һәм тату.

 
Безнең сыйныф җитәкчебез Заһидуллина Зөлфия Дамир кызы. Ул география һәм эко-логия дәресләрен алып бара. Апабыз безгә һәр эштә үрнәк. Аның турында укучылар: " Иң әйбәт укытучы! " – диләр. Без дә апабызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
 
 
 
 


 
           Сәмигуллин Нияз Рүзәл улы
1993 нче елның 3 нче октябрендә туган. Нияз уку отличнигы. Сыйныфыбызда уку өчен җаваплы. Укуын Күңгәр урта мәктәбендә дәвам итәргә уйлый.
 
 
 
 
 


         Бәйрәмгалиева Рания Рифат кызы
1994 нче елның 12 нче мартында туган. Җырларга, шигырьләр язарга бик ярата. Төрле чараларда актив катнаша. Иң зур хыялы: дизайнер булу.
 
 
 
 
 
 


    Гарипова Энҗе Рүзәл кызы
1994 нче елның 15 маенда туган. Сыйныфыбызның иң төгәл, иң пөхтә, иң акыллы укучысы. Энҗе дружина Советы председателе итеп сайланды. Киләчәктә табибә булырга тели.
 
 
 
 
 



 
    Галиев Нияз Ирек улы
1994 нче елның 14 нче апрелендә туган.Сыйныфыбызның биюче егете. Киләчәктә укуын техникумда дәвам итәргә тели.
 
 
 
 
 
 
 

    Гафарова Гүзәл Фәрит кызы
1994 нче елның 2 нче июнендә туган. Мәктәбебезнең иң талантлы укучысы! Биергәме, җырларгамы, спектакльдан берәр өзек күрсәтергәме аңа гына куш! Гүзәл спорт ярышларында да актив катнаша. Киләчәктә артистка булырга тели.
 
 
 
 
 


 
   Сабиров Радил Радик улы
 
1994 нче елның 27 нче маенда туган. Сыйныфыбызның гына түгел, мәктәбебезнең дә спортсмен егете! Районда үткәрелгән бер генә спорт ярышы да ансыз үтми. Киләчәктәге хыялы: механик булу.
 
 
 



 
   Нигъмәтҗанова Гөлинә Зөлфәт кызы
1994 нче елның 22 нче июнендә туган. Безнен сыйныф командиры. Шигырьләр язарга һәм укырга ярата. Төрле чараларда актив катнаша. Киләчәктә шәфкать туташы булырга тели.
 
 
 
 
 


 
 Безнең беренче укытучыбыз Хәйретдинова Лидия Габдрахман кызы. Лидия апа безне хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтте. Моның өчен без аңа бик рәхмәтлебез. Лидия апаны без беркайчан да онытмабыз!
 
Календарь новостей
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024 Бесплатный хостинг uCoz